1 апрель көнне Ютазы районы мәктәпләрендә китапханә мөдирләре 8-11 сыйныф укучылары өчен максатчан белем бирү турында әңгәмәләр үткәрделәр. укыту максатчан укытуга заказ бирүче ролендә торган эш бирүче белән килешү нигезендә югары яисә урта һөнәри белем алудан гыйбарәт. Эш бирүче үз өстенә чыгарылыш укучысын эшкә урнаштыру бурычын ала. Үз чиратында, студент килешүдә күрсәтелгән уку программасын үзләштерергә һәм укуын тәмамлаганнан соң 3-5 ел дәвамында эш бирүче мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш.
Очрашу барышында укучыларга китапханә белгечләре эше турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. Аннары, әлеге һөнәрне сайлаячак чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт ярдәме чаралары әйтелде.