Юл кырыйларындагы чүп-чар - чын экологик һәлакәт.
Пакетлар, шешәләр, төргәкләр — болар барысы да машина йөртүчеләр һәм пассажирлар уйламыйча машина тәрәзәләреннән ыргыталар. Кемдер калдыклар тутырылган капчыкларны ял итү мәйданчыкларында калдыра, әйтерсең юл чите - чүплек. Ә бит мондый чүп-чар күренешне бозып кына калмый - ул туфракны агулый, хайваннарга зыян китерә һәм әйләнә-тирә мохитне пычрата.
Кәрәкәшле авыл җирлегендә читтә калмаска булдылар: мәдәният волонтерлары юл буе территорияләрен җыештырырга чыктылар. Кызганычка каршы, нәтиҗәсе алдан ук билгеле — дистәләгән килограмм чүп-чар: пластик шешәләр, кәгазь, чүпрәкләр һәм хәтта калдыклар белән тулы пакетлар.
Без юлдан баручыларны чакырабыз: әйдәгез табигатьне саклыйк! Тәрәзәләрдән чүп-чарны ташламагыз, автозаправкаларда һәм стоянкаларда контейнерлар кулланыгыз. Урамнарыбызны чистартучыларның хезмәтен хөрмәт итегез һәм исегездә тотыгыз-безнең җир бер генә.
Чиста җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә!