2025 елның 11 апрелендә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары С.А. Рузанов рәислегендә Ютазы муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең ведомствоара эш төркеме утырышы булды.
Утырыш барышында профилактик эшнең торышы һәм камилләштерү чаралары, психологик ярдәм күрсәтү, "аерым игътибар" категориясендәге затларның социаль хезмәтләргә ихтыяҗларын ачыклау мәсьәләләре каралды. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре яшәү урыны буенча «аерым игътибар» категориясендәге затларның гаилә әгъзалары белән адреслы эш алып барылуы турында хәбәр итте.