19 апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан кылынган совет гражданнары геноциды турында искә төшерү булып хезмәт итүче бердәм гамәлләр көне. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссуның 3 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Үткәннәр турында онытмабыз» дип исемләнгән тарих сәгате оештырды. Гөлшат Ризванова
бу көн өчен нигез булган вакыйгалар. Ул геноцид корбаннары, партизаннар һәм разведчиклар белән рәхимсез мөгамәлә, шулай ук оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкның газаплануы турында сөйләде.
Советлар Союзының яулап алынган җирләрендә фашистлар оештырган балалар концлагерьларына аерым игътибар бирелде.
Укучылар совет халкы геноциды истәлегенә куелган мемориаллар һәм һәйкәлләр турында белделәр. Чара кысаларында "Сугыш балалары. Үлем приюты" фильмы күрсәтелде.
Бу чара укучыларда халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен патриотик хисләр, хөрмәт һәм горурлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.