Татарстан Республикасы Ютазы районы педагогы Татарстан Республикасының иң яхшы ун педагоглары исемлегенә керде

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

«Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Казанда 2025 елның 17-18 мартында «Ел тәрбиячесе — 2025» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы узды.


 

Зона этабы йомгаклары буенча 6 нчы Урыссу балалар бакчасы педагогы Садыйкова Ләйсән Шамил кызы республика этабында Ютазы районын тәкъдим итте.


 

Республика этабы конкурс чаралары йомгаклары буенча Л.Ш. Садыйкова Татарстан Республикасының иң яхшы ун педагоглары исемлегенә керде.


 

21 мартта "Әкият" Татар дәүләт академия курчак театры" ДБУ базасында Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабына һәм «Ел тәрбиячесе — 2025» республика һөнәри конкурсының йомгаклау этабына йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы булды. Ютазы районы мәгариф бүлеге вәкилләре бүләкләү тантанасына чакырылган иде.


 

«Ел тәрбиячесе - 2025» республика һөнәри конкурсының зона этабын югары дәрәҗәдә оештырган өчен мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Александрович Абрамов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International