Баскыч мәйданчыкларында, фатир ишекләре янында, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында шартлаткыч булырга мөмкин шикле әйберләр табылса, түбәндәге чараларны күрергә кирәк:
Әгәр дә табылган әйбер, сезнең фикерегезчә, бу урында булырга тиеш түгел икән, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз.
Әгәр дә сез үз йортыгызның подъездында билгесез әйбер тапсагыз, күршеләрегездән сорашыгыз, бәлки, ул аларныкыдыр. Әгәр хуҗасы билгеләнмәгән икән - кичекмәстән табыш турында хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
Әгәр сез учреждениедә билгесез предмет тапсагыз, кичекмәстән администрациягә яки сакчыларга табыш турында хәбәр итегез.
Исегездә тотыгыз: закон нигезендә җитәкче үз хезмәткәрләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тота.
Барлык санап үтелгән очракларда:
- тимәгез, күчермәгез, табылган әйберне ачмагыз;
предметны табу вакытын теркәгез;
кешеләр табыштан мөмкин кадәр ераграк китсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышыгыз;
Тәкъдим ителгән эвакуация зоналары:
- калай банка 0,33 литр - 60 метр;
- чемодан (кейс) - 230 метр;
- юл чемоданы - 350 метр.
-оператив-тикшерү төркеменең килүен һичшиксез көтегез (хәтерләгез, сез бик мөһим шаһит).
Исегездә тотыгыз: предметның тышкы күренеше аның чын билгеләнешен яшерергә мөмкин. Шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында иң гади көнкүреш әйберләре: сумкалар, пакетлар, тартмалар, уенчыклар һ. б. кулланыла.
Әти-әниләр! Сез балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Балаларга аңлатыгыз: урамда яки подъездда табылган теләсә нинди әйбер куркыныч тудырырга мөмкин.
Шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин булган табылдыклар яки шикле предметлар белән мөстәкыйль рәвештә бернинди гамәлләр кылмагыз - бу аларның шартлавына, күпсанлы корбаннарга һәм җимерелүенә китерергә мөмкин.
Шикле әйберне тапсагыз, кичекмәстән телефон аша хәбәр итегез: Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге - 102, 02, 8(85593)2-66-02.
Исегездә тотыгыз: шикле предмет табылганда, мобиль элемтәдән файдалану катгый тыела!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлек начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Камаев Р.З.