Ютазы районы "Абилимпикс" чемпионатында

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабына йомгак ясалды.


 

Ярышлар талантларны ачуга, катнашучыларның һөнәри үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.


 

Ютазы районыннан чемпионатта 8 класс укучылары лаеклы чыгыш ясады. «Буяу эше» компетенциясендә Евгений Бочкарев, Татарстан Республикасында өченче булып, бронза медаль яулады. Аның сыйныфташы Дмитрий Горлов көчле көндәшләре белән көрәштә үзенең осталыгын күрсәтеп, катнашучы сертификатын алды.


 

Балаларны олимпиадага беренче квалификация категориясе укытучысы Газинур Гәриев әзерләде, аның тәҗрибәсе укучыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте. "Мондый проектларда катнашу һөнәри күнекмәләрне үстереп кенә калмый, үз-үзеңә ышанычны да ныгыта. Без егетләребез белән горурланабыз!"- дип билгеләде педагог.


 

"Абилимпикс", халыкара хәрәкәтнең бер өлеше буларак, аерым ихтыяҗлары булган кешеләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, ә аларның уңышлары башкаларны илһамландыра. Евгенийның җиңүе һәм Дмитрийның катнашуы - остазларның үҗәтлеге һәм ярдәме уңышка юл ачуының ачык мисалы.


 

Призерларны, катнашучыларны һәм аларның остазларын котлыйбыз! Яңа казанышлар телибез.


 

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/konkursyi/uceniki-iutazinskogo-raiona-stali-prizerami-regionalnogo-cempionata-abilimpiks

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International