Ютазы районының Кәрәкәшле авыл китапханәсе - иң яхшысы!!

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Күңелле хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз! 2025 елда авыл җирлекләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре арасында үткәрелгән республика конкурсында «Иң яхшы китапханә» номинациясендә Ютазы районының Кәрәкәшле авыл китапханәсе җиңүче булды. Китапханә мөдире - Әхмәтова Ирина Михайловна.


 

Китапханәләр эше төрле критерийлар буенча бәяләнде, алар арасында мәгълүмати технологияләр кертү, туган якны өйрәнү эшчәнлеге, укучылар белән эшләүнең инновацион формалары, белгечләрнең иҗади эшләнмәләре һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу.


 

Китапханәбезнең эшчәнлеге югары бәяләнүенә без чын күңелдән шатбыз. Укучыларыбызга зур рәхмәт — бу безнең уртак җиңүебез!


 

Чиста авыл - бергә чисталык һәм уңайлылык өчен

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International