Барлык артистлар да – үзебезнең ветераннар, ди авылның ветераннар советы рәисе Зөһрә Хәертдинова.
Ә пенсионерлар монда 30дан артык, алар арасында ялгыз яшәүчеләр юк. Каклы-Күл өлкәннәре үзләренең якыннары, туганнары белән яши. Сүз уңаеннан, авылда 62 йорт бар. Милли состав турында сөйләсәк, бу татарлар, руслар, чуашлар, марилар, әрмәннәр. Әлбәттә, барысы да үзара дус һәм тату. Хәер, нәрсә бүләргә? Саф һавамы? Әллә чишмә суынмы? Табигатьнең матурлыгы турында сөйләп торуның кирәге юк, Каклы-Күлнең гүзәл бер почмагында ел саен район Сабантуе үткәрелә бит! Ә менә мәкаләбез иясе белән әңгәмә вакытында ирексездән Советлар Союзына кайтасың. Хәер, ул үзе дә, авылдашлары кебек үк шул чор вәкиле. Ә Зөһрә ханым – күрше Туймазы районы (БР) Япрык кызы, әмма Каклы Күлдә үскән. Әти-әнисе ул кечкенә чакта ук бирегә күченеп килгән.
- Башта туган авылымны сагындым, - дип истәлекләре белән уртаклаша Зөһрә Мәхәсин кызы. - Анда әби яши иде. Бабакайны мин күрмәдем. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Дөресрәге, хәбәрсез югалган. Аның исеме Мәлик Хәмидулла улы Хәмидуллин. 1943 елда фронтка аның улын, минем әтием Мәхәсин Мәлик улы Хәмидуллинны да алалар. Әби сөйләвенчә, ул Казан авиация училищесында белем алган. Көньяк фронтта лейтенант званиесендә хезмәт иткән. Бабай сугыш кырында югала, ә әти имгәнеп кайта.
- Сез ничә бертуган? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Җидәү үстек, - ди. - Әни белән әти колхозда эшләделәр. Ул чакта ул Фрунзе исемен йөртә иде. анда ике бригада: беренчесе – Байларда, икенчесе – Каклы-Күлдә иде. Икенче бригада һәрвакыт алдынгылар сафында булды. Гомумән, безнең колхоз миллионер иде. Сарыклар саны биш мең, 600 баш мөгезле эре терлек, 60 баш ат, бозау, кош-корт фермалары тоттылар.
- Авылда мәктәп бар идеме?
- Әйе, башлангыч мәктәп. Без сыйныфта биш малай һәм биш кыз идек. Соңыннан Подгорный һәм Иске Урыссу мәктәпләренә йөреп укыдык. Мин 1975 елгы чыгарылыш укучысы.
Алга таба Октябрьский һөнәр училищесында белем ала, кияүгә чыга, балалар үстерә һәм мәдәният өлкәсендә һәрвакыт яраткан эше була. Башкортстанда клуб мөдире булып эшләгән яшь чагында да, хәзер лаеклы ялда да шулай дәвам итә. Зөһрә ханым, әти-әнисе олыгайгач та, туган йортына кайта. Йортны киңәйтәләр, һәм бүген ул диңгездәге маяк кебек туганнарын, якыннарын үзенә тартып тора.
- Әни исән чакта ук безгә туганнарыбыз килергә ярата иде, - дип елмая Зөһрә ханым, - ә без кунак килгәнен яратабыз. Бүген балалары, оныклары, башка туганнары атна саен диярлек, барлык бәйрәмнәрдә кайтып сөендерәләр. Бездә бит үзенчәлекле табигать - искиткеч, шифалы һава, тирә-якта урманнар, авыл уртасыннан инеш ага... Ирем күптән гүр иясе, шулай да дүрт балам гаиләләре белән бер дә юксынырга ирек бирми.
- Шуны да әйтергә кирәк, Сез үзегез активист та бит, авылның ветераннар хәрәкәтен җитәклисез?
- Бездә барлык ветераннар да активист һәм эшчән затлар, - дип елмая Зөһрә Мәхәсин кызы. - Без, әйтик, хәрби хәрәкәттәге егетләребез өчен бергәләп токмач кисәбез, концертлар оештырабыз, спектакльләр куябыз. Бүгенге көндә 9 майга әзерләнәбез. Бу эшне клуб мөдире Мәккә Хаҗиева җитәкли. Күптән түгел бәйрәкәтамаклылар кунакка килгәннәр иде. Фельдшер Роза Камаева белән ветераннарны өйдә йөреп чыгабыз.
- Ә авылда үсеп килүче буын вәкилләре, ягъни, мәктәп яшендәге балалар бармы?
- Алардан башка ничек?! Әлбәттә, бар.
- Күпме?
- Өчәү, мәктәп автобусы берсен - Иске Урыссу мәктәбенә, икесен Урыссу гимназиясенә илтә.
Әйе, кечкенә авылларда, бигрәк тә табигать кочагындагы салада тормыш башкача бара. Үз көенә, ипләп кенә. Ә Каклы-Күл – безнең төбәктә үзе бер җыр ул. Саф, күңелгә үтеп керә торган.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tvoi-liudiurussu/kakly-kul-otdelnaia-pesnia-iutazinskogo-kraia