«Олимп» спорт комплексында «Минем сәламәтлек» төркеме катнашучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырып, үзләренең физик әзерлекләрен күрсәттеләр.
Чара тәҗрибәле остаз Лилия Юнысова җитәкчелегендә узды, ул озак вакыт дәвамында үз шәкертләрен яңа биеклекләргә ирешергә рухландыра.
Сынаулар программасына ГТОның классик дисциплиналары: кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, тартылу, отжимание, озынлыкка сикерү, шулай ук сыгылмалылык һәм чыдамлык күнегүләре кертелгән. Төркемдә катнашучылар, әзерлек дәрәҗәләре төрле булуга карамастан, үзләренең спорт рухын һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларын раслап, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
"Без бүген стартка чыккан һәркем белән горурланабыз. ГТО - ул значоклар гына түгел,бу үҗәтлек һәм даими күнегүләр уңышка китерә дигән дәлил. Безнең команда яшь һәм башлангыч әзерлекнең киртә түгеллеген исбатлады», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Лилия Юнысова.
ГТО нормаларын тапшыру төркем өчен спорт практикасында мөһим этап булды. Мондый чаралар физик халәтне ныгытып кына калмый, ә кешеләрне яңа казанышларга этәреп берләштерә. Коллективның якын планнарында - шәһәр ярышларында катнашу һәм тренировкалар программасын киңәйтү.
Төркемне сынауларны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйбыз һәм алга таба да сәламәтлеккә һәм актив озын гомерлелеккә ирешү юлында җиңүләр телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/gruppa-moe-zdorove-uspesno-sdala-normy-gto-v-sportivnom-komplekse-olimp