Бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәйтелгән киңәшмәсе хезмәттә уңышка ирешкән хезмәткәрләргә лаеклы бүләкләр тапшырудан башланды.
Дипломнарны һәм грамоталарны район башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тапшырдылар.
Җирле үзидарә органнарындагы намуслы хезмәте өчен һәм юбилей уңаеннан Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:
- Эльмира ЯМАЛИЕВА, Ютазы муниципаль районының Кәрәкәшле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре.
Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен һәм юбилей уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
- Ильвира ГЛУШКОВА, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Ютазы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы.
"Ютазы муниципаль районының иң яхшы муниципаль хезмәткәре" конкурсы йомгаклары буенча диплом һәм акчалата презент белән бүләкләнделәр:
- Лилия ГӘРӘЕВА, Башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе, өченче урын;
- Инна МАГОМЕДОВА, финанс-бюджет палатасының керемнәрне фаразлау һәм анализлау бүлеге башлыгы, икенче урын;
- Вероника АНДРЕЕВА, Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече, беренче урын.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tvoi-liudiurussu/lucsie-iutazincy-sredi-nas