Бәйрәкә һәм Әбсәләм авылларында мәктәп биналарында мемориаль такталар ачуга багышланган митинг булды.
Ачылу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре, предприятие һәм хезмәтләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин бу көрәшчеләрнең якташлары хәтерендә мәңгегә сакланачагын ассызыклады. Бу сугышчылар төбәкнең елъязмасына һәм илебез тарихына язылган инде. Бәйрәкәдән Ришат Ганиев, Марат Шәрәфетдинов, Айдар Садыйков, Рөстәм Зәйдуллин һәм Динар Әхмәтшин,Әбсәләмнән Илнур Мөхәммәтдинов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнделәр. Район башлыгы исемнәре туган мәктәпләрендә мәңгеләштерелгән бу балаларның әти-әниләренә, туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Бер минутлык тынлык... Митинг чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/gordost-rayona/memorialnye-doski-v-pamiat-o-pogibsix-zemliakax