Подгорный авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җыйды.
Һәр тартмага, беренчел кирәк-яраклардан тыш, авыл халкы яклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы өчен җылы рәхмәт сүзләре язылган хатлар һәм открыткалар салды.
Акция җирле гаиләләрне, эшмәкәрләрне һәм активистларны берләштерде. Посылкаларга озак вакытлы саклау продуктлары, медикаментлар, гигиена чаралары, җылы кием һәм хәтта сугышчылар өчен тәм-томнар да тутырганнар. "Безнең өчен бу ярдәм генә түгел — бу рәхмәт әйтү ысулы. Һәр тартма - күңелебезнең һәм ярдәмебезнең бер өлеше", - дип сөйләде авылда яшәүчеләрнең берсе.
Авыл администрациясе башлыгы мондый инициативаларның фронт белән тыл арасындагы элемтәне ныгытуын билгеләп үтте: "Безнең сугышчыларыбыз үзләрен хәтерләүләрен, кадерләүләрен һәм өйләрендә көтүләрен белергә тиеш. Бу чын халык ярдәме".
Җыелган гуманитар ярдәм СВО уздыру зонасына җибәрелгән инде. Акцияне оештыручылар якташларын ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм җыюның киләсе этапларына кушылырга чакыра.