Кәрәкәшле авыл китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы Зәйтүн Шәрәфетдинов белән очрашу оештырылды.
Ул сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга килде.
Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Егетләр кунакка махсус операция шартларындагы көнкүреш, безнең солдатларны коралландыру, хәрби хәрәкәтләр алып бару турында күп сораулар бирделәр. Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Очрашу азагында Зәйтүн Кәрәкәшле СВО сугышчыларының "Җиңү флагы" на кул куйды. Сәламәтлек, көч, батырлык һәм тизрәк өйгә кайту теләделәр.
Очрашу балалар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Мондый очрашулар патриотизм, үз илең өчен горурлык хисе, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә
Тулырак: https://yutazy.ru/news/patriotizm/v-karakaslinskoi-biblioteke-prosla-vaznaia-vstreca-dlia-molodezi