Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган пневматик коралдан ату буенча район ярышларында Димтамак мәктәбе командасы мактаулы 2 нче урынны яулады.
Шәхси беренчелектә укучылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр:
И. Зәйдуллин югары осталык күрсәтеп, 1 нче урынны яулады.
Денисенко А. үзенең яхшы әзерлек дәрәҗәсен раслап, 3 нче урынны алды.
Җиңүчеләребезне һәм призерларыбызны котлыйбыз! Алар барысы да, шулай ук мәктәп тә, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин!