Бәйрәкә авылы халкы Луганск өлкәсендә контракт буенча эшләүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыйды.
Ярдәм составына озак вакытлы саклау продуктлары, гигиена чаралары, җылы әйберләр һәм дарулар керде.
Без йөкне сортларга аеруда һәм бүлүдә ярдәм иткән волонтерларга һәм җирле халыкка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый ярдәм хәзерге шартларда аеруча мөһим.