«Хәтер бакчасы: геройларга тере һәйкәлләр».
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Каразирек мәктәбенең 7 класс укучылары «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Балалар мәктәп территориясен буыннар, табигать һәм тарих бәйләнеше символына әйләндереп, 29 нарат үсентесе утырттылар.
Һәрбер агач - туган як экологиясенә керткән өлеше генә түгел, Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү дә ул. Акциядә катнашучылар, бу наратларның безгә тыныч күк бүләк иткән кешеләргә тере һәйкәл булачагын аңлап, үз эшләренә күңелләренең бер өлешен салдылар.
"Хәтер бакчасы" - экологик инициативадан да зуррак. Бу үткән һәм киләчәк арасындагы күпер, тарихны, табигатьне саклау һәм ата-бабаларның батырлыгын бәяләү никадәр мөһим икәнен искә төшерү. Үсеп килүче агачлар яңа буынны истә тотарга, горурланырга һәм сакларга өйрәтсен!
Сез дә акциягә кушылыгыз - һәр үсенте теләсә нинди давылларны җиңә торган батырлык һәм яхшылык турында искә төшерсен!