2020 елдан башлап Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге ана капиталына
сертификатларны, фондка шәхсән мөрәҗәгать итмичә. ягъни проактив вариантта
формалаштыра. .Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат проактив
форматта рәсмиләштерелгән. Ана капиталына сертификат беренче тапкыр проактив
форматта 2020 елның апрелендә рәсмиләштерелде. Беренче электрон сертификатка
Лениногорск шәһәреннән яшь гаилә ия булды. Лилия һәм Ленар Багаувлар аны 2020 елның
мартында беренче балалары - Амелия тугач алган.
"Бу бик уңайлы сервис. Бала тугач, без бөтенләй яңа чынбарлыкка эләктек, һәм,
әлбәттә инде, ана капиталына сертификат рәсмиләштерү турында уйламадык та. 10
көннән сертификат минем шәхси кабинетыма электрон рәвештә кергәч,
гаҗәпләнүебезнең чиге булмады , - ди Лилия Багаува.
Ана капиталына сертификат балага туу турында таныклык алганнан соң
рәсмиләштерелә. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турындагы белешмәләр Россия
Социаль фондына гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан автомат режимда
керә, белгечләр тарафыннан эшкәртелә һәм ата-ананың Социаль фонд сайтындагы яки
дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, аны әни
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru