Авырлы хатыннар көненә багышланган чара район үзәк хастаханәсенең актлар залында узды.
Тантанада катнашучылар игътибарына район мәдәният йорты солистлары үзләренең иң яхшы концерт номерларын, ә кечкенә артистлар бию номерларын тәкъдим иттеләр. Район җитәкчелеге исеменнән баланың дөньяга килүен шатланып көткән хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов сәламләде. Ул өй учагын саклаучылар гына түгел, ә икенче яртыларының тугры юлдашлары, балаларның төп тәрбиячеләре булып та хезмәт итүче хатын-кыз образын иң ачык төсләр белән күз алдына китерде. Шуңа күрә дәүләт дәрәҗәсендә балалы гаиләләрне – җәмгыять ячейкаларын төрлечә кызыксындыру юллары табыла. Йөкле хатыннар көннәрендә булачак әниләрне хөрмәтләүнең яңа традициясе – «ВСЕБЕРЕМЕННЫМ.РФ» проекты чаралары комплексының бер өлеше. проектның девизы - «Йөклелек аны кабатларга теләрлек булып узарга тиеш». Чара район хастаханәсендә юкка гына үткәрелмәде, чөнки район врач-гинекологлары хатын-кызларга сүз белән дә, эш белән дә һәрьяклап ярдәм күрсәтүләренә һәрвакыт шат. Чарада Урыссу бистәсендә яшәүче биш бала анасы Ирина Абрамова чыгыш ясады.
- Ышаныгыз, - диде ул, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - һәр бала бу дөньяга үз икмәге белән генә килми, Һәр бала өйгә үзенең кабатланмас яктылыгы белән керә, шулкадәр җылылык һәм игелек бирә, хәтта әйтеп бетереп булмый. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк сабыйлар үзләренең тууы турында кычкырып тавыш бирсеннәр иде.
Загс бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова кыскача гына электрон рәвештә бала тууны теркәү белән бәйле яңалыклар белән таныштырды. Ютазы районында СФР клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Елена Галиева социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде. Тулаем алганда, чара тере, конструктив төстә узды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме каралган.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/semeinye-cennosti/materinstvo-eto-iskusstvo-liubit