Ютазы районында май бәйрәмнәре алдыннан куркынычсызлык чаралары көчәйтелде

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Ютазы районы хакимиятенең утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды, ул май бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру чорында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган иде.


 

Террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча чараларны көчәйтүгә аерым игътибар бирелде.

Комиссия утырышында район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, көч структуралары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча төп доклад белән Ютазы районы буенча ЭЭМ бүлеге начальнигы Айваз Зыяров чыгыш ясады. Ул гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә һәм бәйрәм көннәрендә куркыныч янауларны булдырмауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар турында мәгълүмат бирде.

Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илһамия Сәхибуллина җирлек территориясендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик эш оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Үз чыгышында ул шулай ук дини өлкәдә халык белән эшләүгә һәм торак урыннарын арендага бирүче физик затларны контрольдә тотуны оештыруга игътибарны юнәлтте.

Утырыш конструктив рәвештә узды, катнашучылар фикер алыштылар һәм районда иминлекне тәэмин итү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр керттеләр. Утырыш йомгаклары буенча май бәйрәмнәре чорында барлык кызыксынган структураларның куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә һәм гамәлләрен координацияләүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.


 

Юлия Дәүләтбаева


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/gibdd-inform/v-iutazinskom-raione-usileny-mery-bezopasnosti-v-preddverii-maiskix-prazdnikov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International