Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, Ютазы районы хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хановна Хөснетдинова 72 яшендә каты авырудан соң вафат булды.
Бу тынгысыз холыклы ханым таныштыруга мохтаҗ түгел. Ул Сарманнан безнең районга яшь табиб булып килә һәм күп еллар Ютазы участок хастаханәсендә эшли. Наилә Хановна һәрвакыт зур җәмәгать эшлеклесе, үзенә һәм башкаларга таләпчән булуы белән аерылып торды. Һөнәри эшчәнлегенә хас гадәт буенча, Наилә Хөснетдинова кешеләргә һәрвакыт игътибарлы, нечкә күңелле, ачык кеше иде. Аңа һичшиксез кешеләрне аңлау, оештыру сәләте хас булды. Кайчандыр район хатын-кызлар советы эшен җитәкләргә алынып, соңгы көннәренә кадәр шул хезмәтенә тугрылык саклады. Аны үзе артыннан ияртүче, таяныч булырлык кешеләр рәтенә кертергә мөмкин һәм бу шулай иде дә. Аның көче – күмәк чаралар, җыеннар оештыру һәм уздыруда гына түгел, аның көче - йомшак һәм сыгылмалы булуында иде. Наилә Хөснетдинованың хезмәт юлы – кешенең туган җиргә һәм аның халкына хезмәт итүнең лаек бер үрнәге. Аның күп бүләкләре арасында Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамоталары бар.
“Масаюсыз җитәкчелек итә, түбәнчелеккә төшми буйсына, тәккәберләнүсез җиңә, рыясыз тыйнак, кабаланмыйча эшли...” - бу холыкнамә нәкь Наилә Хановна Хөснетдинова образын ача. Шуның өстенә ул тугры хатын, зирәк ана һәм сөекле әби дә иде…
«Ютазы таңы» гәзите коллективы Хөснетдинова Наилә Хановнаның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша һәм алар белән зур югалту ачысын кичерә
Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/zur-iugaltu-xosnetdinova-naila-xan-kyzy-arabyzdan-kitte