Урыссуда язгы квизларның финал уены: йомгаклау һәм котлаулар!

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Урыссуда мәктәп квизларының мавыктыргыч финал уены узды, ул язгы интеллектуаль ярышлар сериясен төгәлләде.

 

Иң көчле команда исеме өчен 3 нче Урыссу мәктәбе, 2 нче Урыссу мәктәбе «Импульс» һәм Урыссу гимназиясенең «Матвей, говори!» командасы көрәште. Финалның тематикасы әһәмиятле вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы булды. Катнашучылар чын команда рухы күрсәтеп, тарихны тирән белүләре белән таң калдырдылар! 

 

 

Киеренке көрәштән  соң балалар тәмле пицца авыз иттеләр. Ә аннары озак көтелгән нәтиҗәләр игълан ителде: 

 

3 нче урынны Урыссуның 2 нче санлы мәктәбе «Импульс» командасы алды. 

2 нче урынны Урыссуның 3нче мәктәбе белгечләре яулады. 

Җиңүчеләр булып Урыссу гимназиясеннән "Матвей, говори!" командасы булды, Алар диплом, кубок һәм махсус приз алдылар —  музыкаль колонка! 

 

Барлык катнашучыларны да зур уңышлары белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа җиңүләргә ирешүегезне телибез

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/konkursyi/finalnaia-igra-vesennei-serii-kvizov-v-urussu-itogi-i-pozdravleniia

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International