Ютазы муниципаль районы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан оештырылган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

 

Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, район башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов, хакимият хезмәткәрләре, ветераннар (пенсионерлар) советы, инвалидлар җәмгыяте, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре катнашты.

 

Акция кысаларында «Яңарыш» паркы территориясендә 80 юкә үсентесе утыртылды.

 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган әлеге акция бу елны аеруча зур әһәмияткә ия. Чараның төп максаты - Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы тарихи хәтерне саклау, ул елларда катнашучыларның һәм замандашларының илнең намусын һәм абруен яклаучы батырлыкларын мәңгеләштерү, шулай ук фашизм идеяләрен яңадан торгызуга каршы тору.

 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган "Хәтер бакчасы" акциясе тарихи хәтерне саклауга гына түгел, аны киләчәк буыннарга тапшыруга да юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International