Талантлы Маргаританы «Созвездие - Йолдызлык» XXV юбилей фестивалендә чираттагы җиңүе белән котлыйбыз.
Ютазы районының якты йолдызы инде өченче ел рәттән Татарстанның төп конкурсында абсолют җиңүче була! Быел Маргарита Глухова "Гармошка" җыры белән Казанның "Пирамида" сәхнәсендә Чаллы шәһәренең "Татарстан" бию ансамбле белән бергә чыгыш ясады. Чыгыш бик көчле һәм дәртле булды!! Йолдызчыкка киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!