Ютазы районында "Георгий тасмасы" акциясе

2025 елның 4 мае, якшәмбе

Бөтен Россия буенча «Георгий тасмасы» гомуммилли акциясенә старт бирелде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара Ватан өчен гомерләрен биргән солдатларның батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.


 

Ютазы районының Көрәш-Бүләк авылында клуб хезмәткәрләре яшьләр белән бергә акциягә кушылдылар. Алар авылдашларына Георгий тасмаларын белән өләштеләр.


 

Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга хөрмәт символы булып тора, шулай ук Россия армиясе һәм безнең сугышчылар белән теләктәшлек билгесе булып тора. Георгий тасмасын лаеклы итеп киегез, бу бит Россиянең хәрби батырлык символларының берсе.


 

Акциянең төп девизы: "Мин хәтерлим! Мин горурланам!".


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/video/akciia-georgievskaia-lentocka-v-iutazinskom-raione

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International