2025 ел башыннан республикада яшәүче 325 мең кеше Россия социаль фонды
бүлеге хезмәтләрен электрон форматта алды. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд
эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу -
пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр, балалы
гаиләләргә пособиеләр һәм башкалар.
«Гражданнар безнең хезмәтләрдән ничек файдаланачакларын үзләре сайлый:
электрон вариантка өстенлек бирә яисә клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә
мөрәҗәгать итә. Социаль фондның төбәк бүлегендә 50дән артык клиент хезмәте һәм
операторлары көн саен гражданнарның йөзләгән сорауларына җавап бирә торган
контакт-үзәк эшли, - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард
Вафин.
Татарстанлылар арасында социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң
кирәкле хезмәтләре түбәндәгеләр:
- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
- бердәм пособие билгеләү;
- ана капиталы чаралары белән эш итү.
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Россия Федерациясе Социаль фонды
Татарстан Республикасы бүлекчәсеБолардан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон
хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларын
түләүгә гариза бирергә яки пенсия алды статусын раслаучы белешмә рәсмиләштерергә
мөмкинлек бирә торган сервислар тәкъдим ителгән.
Ә инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре реабилитацияләүнең
техник чараларын алуга гариза бирә яки махсус урыннарда машина кую өчен
автомобильләрен терки алалар
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00
сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001
телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык
мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм
социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru