Бөек Җиңү турында патриотик әңгәмә

2025 елның 6 мае, сишәмбе

«Бокс» бүлегендә тренер-укытучы Мөхәммәтшин Рифкать Талип улы укучылар өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик әңгәмә үткәрде.

Ул балаларга совет халкына төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, фронттагы солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына басым ясады. Тренер спорт һәм спортчыларның милләт рухын ныгытуга керткән өлешенә һәм Бөек Җиңүне якынайтудагы роленә аерым игътибар бирде.


 

Очрашу азагында Рифкать Талипович һәр тәрбияләнүчегә хәтер һәм геройларның батырлыгына тирән хөрмәт символы булган Георгий тасмасын тапшырды.


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/k-80-letiiu-velikoi-pobedy/patrioticeskaia-beseda-o-velikoi-pobede

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International