Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, «Хәтер линейкасы» бөтенроссия тарихи-патриотик акциясе кысаларында
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссу мәктәбенең 6Б сыйныф укучылары өчен тематик сәгать оештырдылар. Гөлшат Ризванова сугышның хәлиткеч мизгелләре турында сөйләде.
Укучылар Брест крепостен саклаучыларның батырлыгы, Ленинград блокадасының 900 көне, панфиловчыларның "Бер адым да артка чигенмәскә, безнең артта Мәскәү!" дигән антлары, Сталинград янындагы авыр сугышлар, Курск дугасындагы батырлык, Берлин штурмы һәм халыкның мәңгелек хәтере турында белделәр. Балаларга шулай ук якташыбыз, Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов турында да сөйләделәр. Чара азагында Бөек Ватан сугышы турында викторина үткәрделәр. Балалар үзләренең белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтеп, биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Җиңү көне безне Ватаныбыз, тыныч күк йөзе һәм киләчәгебез өчен көрәшкән һәркемгә рәхмәт белдерү теләге белән берләштерә. Яшь буынның безнең азатлык һәм иминлек өчен гомерләрен биргән кешеләрне хәтерләве мөһим.