Зәй шәһәрендә СССРның спорт мастеры Илнур Минһаҗев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышларда бөтен республикадан килгән яшь спортчылар үз үлчәү категорияләрендә медальләр өчен көрәштеләр.
2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында 42 кг авырлык категориясендә Ютазы районыннан Асман Вәлиев бронза медаль иясе булды. Бу уңыш - спортчының көндәлек хезмәте һәм тренерлары Алинур Хәмитов белән Тимур Борхановның грамоталы эше нәтиҗәсе.
Асманны, аның остазларын һәм яшь көрәшчегә ярдәм итүчеләрне котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа биеклекләрне яулап алырга һәм Ютазы районын җиңүләре белән данларга телибез!
Алга яңа җиңүләргә!