СВО тарихы әле язылып бетмәгән

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Урыссу гимназиясендә СВО музеен ачу тантанасы булды.

Тантана символикасын - ал тасманы – район башлыгы Аяз Шәфигуллин, СВО катнашучысы Алексей Клементьев һәм СВО катнашучысы - «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Ютазы районындагы Татарстан Республикасы филиалы социаль координаторы Рөстәм Ногманов кистеләр.

- Проектның социаль әһәмияте, - дип яңгырады ачылыш тантанасында, - җәмәгатьчелекнең игътибарын СВО сугышчыларының батырлыгына юнәлтүдән гыйбарәт, алар турында кешеләр сөйләсен һәм белсен, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә мораль ярдәм күрсәтелсен.

Әтиләре СВО территориясендә хезмәт итүләрен дәвам иткән, ә кайберләренең, кызганычка каршы, һәлак булган, гимназиядә тәрбияләнүчеләрнең тавышлары аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Чарада Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты, ул җыелганнарның игътибарын, диненә һәм милләтенә карамастан, сугышчыларга ярдәм итү, күптән көтелгән тынычлыкны якынайту эшендә россиялеләрнең бердәмлегенә юнәлтте.

Газетаның киләсе санында тулырак укыгыз.


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/istoriia-svo-eshhe-ne-dopisana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International