Ютазы районының яшь көрәшчесе - көмеш призер

2025 елның 9 мае, җомга

Артур Вәлиевне Октябрьский шәһәре беренчелегендә призлы урын алуы белән котлыйбыз!


 

Урыссу гимназиясенең 3 класс укучысы Артур Вәлиев Советлар Союзы Герое Гатиятуллин Шакирьян Йосыф улы истәлегенә багышланган грек-рим көрәше ярышында лаеклы чыгыш ясап, II урын яулады! «Блок-модуль конструкцияләр» компаниясе ярдәмендә оештырылган турнир көч, ихтыяр һәм осталык күрсәтергә әзер яшь спортчыларны җыйды.


 

Артур үзенең тырыш хезмәтен һәм талантын раслап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Без аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән котлыйбыз, Аның казанышы белән горурланабыз һәм ирешкәннәрендә генә тукталып калмаска телибез! Һәр яңа старт ышаныч, тәҗрибә һәм якты җиңүләр китерсен! Алга,яңа җиңүләргә!


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/uspexi-ucenikov-urussinskoi-gimnazii-na-sportivnyx-sorevnovaniiax

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International