Бәйрәкә авылы халкы гомерләрен кешеләргә һәм Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләрнең истәлекләрен саклый

2025 елның 9 мае, җомга

Хәтер йөрәкләрдә яши: Бәйрәкә авылында Мәсгуда Беккининаның батырлыгын хөрмәтләделәр


 

Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан, язмышы батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булган, Мәсгуда Беккининаның кабере төзекләндерелде


 

Мәсгуда Беккинина сугышның авыр елларын уза, ә җиңүдән соң үз тормышын медицина белән бәйли. Ул Казаннан Бәйрәкә авылына яшь белгеч буларак килә һәм гомер буе җирле участок хастаханәсендә эшли, Бәйрәкә, Ташкичү һәм Кече Урыссу авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырта. Якын туганнары һәм балалары булмауга карамастан, ул үз эшенә ахырга кадәр тугрылыклы булып кала.


 

Аның истәлеге сүнмәсен өчен, Бәйрәкәдән чыккан, хәзер Яр Чаллыда яшәүче бертуган Илназ һәм Илнур Гамеровлар аның каберенә истәлек такталары ясаганнар һәм урнаштырганнар. Аларның инициативасы - Мәсгуда Беккининаның шәхси батырлыгына гына түгел, ә сугыштан соңгы авыр елларда үзен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган һәркемгә хөрмәт күрсәтү.


 

Авылдашлары бертуган Гамеровларга чын күңелдән рәхмәт әйтәләр. "Мондый гамәлләр безгә буыннар бәйләнешен саклап калуның мөһимлеген искә төшерә. Хәтта кешенең гаиләсе калмаса да, аның безнең уртак киләчәгебезгә керткән өлеше онытылмаска тиеш», — дип билгеләп үтә халык.


 

Бәйрәкә авылы хәтерли.


 

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/1100-letiya-prinyatiya-islama/ziteli-sela-bairiaka-soxraniaiut-pamiat-o-tex-kto-posviatil-zizn-sluzeniiu-liudiam-i-rodine

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International