Эковесна: 6 атна — "Үзгәрешләр"!

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

#Эковесна2025 Бөтенроссия конкурсының алтынчы атнасы старт алды, һәм ул әйләнә-тирә дөньяны үзгәртүгә багышланган!


 

"Эколучиклар" отряды читтә калмады, авылыбыздагы «Азат» һәм «Исмәгыйль» чишмәләрен төзекләндерү буенча экологик акция үткәрде! Балалар ярларны чистарттылар, чүп-чарны җыештырдылар, хәзер бу урыннар тагын да матурланды!


Һәр чишмә - тереклек чыганагы, һәм без яшь экологларыбызның табигатьне саклауга үз өлешләрен кертүләре белән горурланабыз!


#Эковесна республика конкурсына кушылыгыз, табигатьне саклагыз һәм безнең белән бергә дөньяны яхшырак итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International