Димтамак мәктәбеннән Ролан Гатченко белән Самат Хафизов иң яхшылар рәтендә!
Габдрахман авылында Татарстанның көньяк-көнчыгыш Футбол буенча «Буцифалла Кубогы — 2025» турниры узды. Димтамак мәктәбе укучылары Ролан Гатченко һәм Самат Хафизов чыгыш ясаган «Буцифалл» командасының икенче составы бик шәп уен күрсәтте һәм турнирның көмеш медален яулады!
Ярышларның иң яхшы уенчысы дип танылган Самат Хафизов — аеруча горурлык хисләре уята!
Балалар җиңүгә омтылышларын, команда рухын һәм чын спорт характерын күрсәттеләр. Ролан белән Саматны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз һәм футбол кырында яңа уңышлар телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/uceniki-dym-tamakskoi-skoly-zavoevali-serebro-na-kubke-bucifalla