Урыссуның 1нче мәктәбендә «Тормыш хәрәкәттә» дигән темага дәрес үткәрелде.
Аның максаты - укучыларда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу аша дуслык кыйммәтен һәм коллективизмның әһәмиятен аңлау формалаштыру, шулай ук аларны иҗтимагый файдалы эшчәнлектә актив катнашырга этәрү.
Дәресләрдә укучылар хәрәкәт эшенең төп юнәлешләре: иреклелек, иҗат, спорт, фән һәм патриотик тәрбия турында белделәр. Укучылар уртак проектлар һәм инициативаларның лидерлык сыйфатларын үстерергә, команда рухын ныгытырга һәм җәмгыять үсешенә өлеш кертергә ничек ярдәм итүе турында фикер алыштылар.
Хәрәкәт кысаларында инде уңышларга ирешкән яшьтәшләренең реаль мисаллары аеруча кызыксыну уятты. Балалар үзләренең идеяләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Үткәрелгән чара укучыларның белемнәрен арттырып кына калмыйча, аларны актив социаль позициягә рухландырды. Алда — яңа проектлар, очрашулар һәм «Движение Первых» дус командасында үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр!
"Бергә без күбрәк булдырабыз!"- әлеге дәрес шундый девиз астында узды, нәкъ менә бердәмлектә һәм хезмәттәшлектә чын үзгәрешләр тууын искә төшерде.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/razgovory-o-vaznom-zizn-v-dvizenii