Акбаш мәктәбенең «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресләрендә дуслыкның кыйммәте һәм коллективизмның әһәмияте турында фикер алыштылар.
Укучылар яшь буынны бердәмлеккә, үзара ярдәмләшүгә һәм җәмгыять тормышында актив катнашуга рухландыра торган «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштылар.
Дәрес кысаларында «Дуслык манарасы» интерактив уены оештырылды. Балалар, командаларга берләшеп, бергәләп эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм уртак максатларга ирешергә өйрәнделәр. Бу уен дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга гына түгел, бәлки хезмәттәшлек итә белүнең һәм иптәшләреңә ышануның мөһимлеген дә күрсәтте.
Уздырылган чара катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды һәм тагын бер кат искә төшерде: дуслык һәм коллективизм — шәхеснең гармонияле үсеше һәм уңышлы киләчәкнең нигезе ул.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/druzba-i-kollektivizm-v-akbasskoi-skole