Урыссу гимназиясе укучыларын рус теле буенча республика олимпиадасында җиңүләре белән котлыйбыз!
Урыссу гимназиясе укучылары туган телле мәктәпләр өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында искиткеч чыгыш ясадылар. Призерлар:
- Нияз Яхин (10 нчы сыйныф),
- Диана Габдрахманова (9 нчы сыйныф),
- Камилла Харисова һәм Әмирә Закирова (8 класс).
Аларның казанышлары - педагогның тырыш хезмәте һәм профессиональлеге нәтиҗәсе. Талантлы балалар әзерләгәне өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рамил Зиннәтуллинга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.