Бүген коррупциягә каршы көрәш буенча башлык ярдәмчесе кадрлар секторы һәм авыл җирлекләре башлыклары өчен юридик бүлек җитәкчесе белән берлектә "Мәнфәгатьләр конфликты: типик ситуацияләрне аңлату" дигән семинар үткәрде.
Семинарда муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу чаралары каралды. Вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә торган яки китерергә мөмкин шәхси кызыксыну барлыкка килү турындагы хәбәрләр тәртибе турында искә төшерделәр.