Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин язгы кыр эшләренең барышын бәяләү өчен «Агромир» җәмгыятендә булды.
Язгы кыр сезонын үткәрүне контрольдә тоту кысаларында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм аграр тармак ветераны Сәгадәтулла Төхбатуллин белән берлектә «Агромир» ҖЧҖенә эш визиты белән килде.
Визит барышында делегация кыр эшләренең торышы белән танышты. Заманча агротехнологияләр кертү һәм хуҗалыкны ресурслар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Аяз Шәфигуллин «Агромир» коллективының бердәм эшләвен билгеләп үтте һәм районның аграр секторын тотрыклы үстерү өчен планнарны вакытында үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм процессларны оптимальләштерү буенча киңәшләр бирде.
Мондый визитлар агымдагы вәзгыятьне бәяләргә генә түгел, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә дә мөмкинлек бирә, бу исә регионның азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итә. Ютазы районы администрациясе «Агромир» ҖЧҖ бу сезонда куелган бурычларны уңышлы үтәр дип ышана.