Авыл тормышы рәвешен саклау турында проект

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Татарстанда авыл тормышын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Авыл яши — Деревня живет» пилот проекты старт алды.


 

Без бик яхшы беләбез: авыл яшәсә, өстәлләребездә һәрвакыт икмәк булыр, ә безнең гореф-гадәтләребез үзгәрешсез калыр. Проектның төп максаты - авыл территорияләренә ярдәм итү, аларның чәчәк атуы өчен шартлар тудыру.


 

Әлеге инициатива кысаларында Бәйрәкә авыл китапханәсендә "Без авылның киләчәге өчен!" чарасы үтте Чарада Гобәйдия исемендәге музей хезмәткәре Әлфия Хаҗиева һәм «АгроМир» ҖЧҖнең баш икътисадчысы Зәйтүнә Ямаева чыгыш ясадылар. Алар балаларга Бәйрәкә авылының бай тарихы һәм хәзерге тормышы турында сөйләделәр, шулай ук «АгроМир» компаниясе эшчәнлеге турында мәгълүмат белән уртаклаштылар: ул нинди тармакларны үстерә һәм авыл хуҗалыгында нинди белгечләргә ихтыяҗ бар.


 

Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм җавапларны кызыксынып тыңладылар. Әңгәмә барышында авыл җирендә акча эшләү мөмкинлекләре: яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үстереп яисә йорт хайваннары үрчетеп, үз эшеңне ничек ачарга икәнлеге турында фикер алыштылар.


 

Чара шигъри өлеш белән тәмамланды, анда Р.Байтимеров («Бәйрәкәм»), С. Рәмиев («Авыл») һәм Х. Халиков («Ипекәй белән сөйләшү») шигырьләре яңгырады.


 

Бу очрашу үсеп килүче буын өчен кыйммәтле тәҗрибәгә әверелде, аларны туган якны һәм аның гореф-гадәтләрен яратырга рухландырды.


Тулырак: https://yutazy.ru/news/kontaktyi/proekt-o-soxranenii-selskogo-obraza-zizni

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International