2025 елның 23 маенда Ютазы муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды

2025 елның 23 мае, җомга

Ютазы районы башлыгы А.А. Шәфигуллин рәислегендә балаларның җәйге ял итү урыннарын террорчылыктан саклауга, БДИ, ТДИ үткәрү һәм чыгарылыш кичәләре чорында гомуми белем бирү учреждениеләренең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгына, Сабантуй, Россия көне, кымыз көне, Яшьләр көне, балаларны яклау көненә әзерләнү һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чараларга, иҗтимагый куркынычсызлыкны көчәйтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


 

«Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ директоры террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны көчәйтү буенча күрелә торган чаралар турында тыңланды.


 

Утырыш азагында АТК җаваплы секретаре катнашучыларга АТКның Ютазы муниципаль районында элек кабул ителгән карарларының үтәлеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International