Соңгы кыңгырау үтте.. Алда имтиханнар көтә!

2025 елның 25 мае, якшәмбе

Кичә Ютазы районының барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Нинди дулкынландыргыч бәйрәм, шулай бит?! Ә алда - имтиханнар, БДИ көтә!

Аңлыйбыз, хәзер башыгызда формула, дата һәм кагыйдәләр әйләнә. Шуны онытмагыз, нәкъ менә БДИ нәтиҗәләре - сезнең киләчәккә, хыялыгыздагы югары уку йортына керүегез.


 

Барысы да шома узсын өчен, менә сезгә Татарстанда минималь баллар буенча кыска гайд:


 

Аттестат өчен:


 

Рус теле: 24


 

Математика (профиль): 27


 

Математика (база): 3 (5 тән)


 

Югары уку йортына керү өчен: монда инде катлаулырак, югары уку йортына һәм фәнгә бәйле. Ләкин! Рособрнадзор билгеләгән минималь баллардан түбән төшмәгез:


 

Рус теле - 24


 

Математика - 27


 

Физика - 36


 

Җәмгыять белеме - 42


 

Тарих - 32


 

Информатика һәм ИКТ - 40


 

Чит тел - 22


 

Әдәбият - 32


 

Биология - 36


 

География - 37


 

Химия - 36


 

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы күпчелек югары уку йортларында минималка югарырак! Рус теле һәм математика - 40 балл.


 

Мөһим!

Әгәр дә сез имтиханны җитди сәбәп белән калдыргансыз икән, резерв көннәр бар: 16-20 июнь һәм 23 июнь.


 

Яңадан бирергә телисезме? 3 һәм 4 июль - сезнең шанс!


 

Укучылар, үзегезгә ышаныгыз! Сез бик озын юл үттегез, һәм сезнең бик яхшы нәтиҗә күрсәтергә бөтен шансларыгыз да бар. Игътибарыгызны туплагыз, үзегезгә өйрәткәннәрнең барысын да исегезгә төшерегез һәм алга — яңа җиңүләргә таба!


 

P. S. сайланган югары уку йорты сайтында минималь балларны тикшерергә онытмагыз. Имтиханнарда уңышлар!


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obrazovanie/poslednii-zvonok-otzvenel-a-vperedi-ege

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International