«БлагоДарение» хәйрия фонды ярдәме белән эшләп килүче Урыссу интернат-мәктәбенең «Бумеранг» волонтерлык отрядын тәмамлаучылар (җитәкчеләре — Галиева А.Н.) алма бакчасын яшь буынга тапшырдылар.
Чара кысаларында волонтерлар бакчаны символик рәвештә тапшырып кына калмадылар, үсентеләрне ничек дөрес карарга икәнен күрсәттеләр: су сибәргә, ашлама кертергә һәм аларны корткычлардан сакларга.
Чыгарылыш укучылары инициативасына тәрбия буенча директор киңәшчесе А.Т. Вәлиева да кушылды, ул балаларда экологик культура формалаштыру өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. «Без балаларыбызны табигать турында кайгырту җаваплылык кына түгел, шатлык та дип өйрәтәбез, - дип ассызыклады ул. - Утыртылган һәр агач — киләчәккә өлеш, ул киләчәк буыннарга калачак».
Акция әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш һәм дәвамчанлык үрнәгенә әверелде. Хәзер бакчаны карауны мәктәп укучылары дәвам итәчәк, бу аларга гамәли күнекмәләр алырга гына түгел, ә зур һәм мөһим эшкә катнашы барлыгын тоярга да ярдәм итәчәк.
Әлеге проект - балаларда табигатькә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм команда рухы тәрбияләүгә таба тагын бер адым — алма бакчасы, буыннарны берләштергән игелек һәм кайгыртучанлыкны символлаштырып, үссен һәм чәчәк атсын!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/bumerang-dobra-sad-dlia-novyx-pokolenii