Гостехнадзорның Ютазы районы буенча бүлеге искәртә, «Аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карарының 6 пункты нигезендә, эксплуатант аттракционны Гостехнадзор органында аны эксплуатациягә керткәнче урнаштыру урынында теркәргә тиеш.
Күчмә аттракционны бәйрәм чараларына (Сабантуй, шәһәр көне һ.б.) урнаштырган очракта, эксплуатант, аттракцион бер көнгә генә урнаштырылса да, чараны уздыру урыны буенча вакытлыча дәүләт теркәвен башкарырга тиеш. Гостехнадзор органында да теркәлмичә аттракционны эксплуатацияләү тыела. Дәүләт теркәве тәртибе таләпләрен үтәмәү гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә потенциаль куркыныч тудыра, шулай ук административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка китерә.