Бүген капиталь ремонттан соң Урыссу сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды.
Чарада катнашучылар — район җитәкчелеге вәкилләре, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре, җирлек башлыклары һәм башкалар - әлеге белем бирү учреждениесенең чын талантлар хәзинәсе булуына үз күзләре белән инандылар. Яшь талантлар мәктәп каршына җыелган кунакларны матур концерт номерлары белән сәламләделәр. Балалар, үзләренең иҗади сәләтләрен һәм талантларын күрсәтеп, җыелганнарны кабат-кабат хакыйкатькә ышандырдылар: һәр баланың потенциалы чиксез, аны вакытында ачарга гына кирәк. Сәнгать мәктәбе педагоглары үзләренең төп билгеләнешен нәкъ менә шунда күрәләр дә инде.
Әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы Аяз Шәфигуллин мәктәп укытучыларын һәм укучыларын сәламләде. Үз чыгышында ул социаль объектлар рәтендә Урыссу сәнгать мәктәбенең беренче объект булуын ассызыклады. Район башлыгының котлауларына мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахманов һәм Урыссу сәнгать мәктәбе директоры Дмитрий Иванаевский да кушылды. Бина эченә кергәч, чарада катнашучылар иркен, якты сыйныфлар һәм тәрбияләнүчеләрнең башкару осталыгы белән таныша алдылар. Ә алар, тантанада яңгыраганча, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда, күргәзмәләрдә, музыкаль марафоннарда актив катнашалар һәм җиңү яулыйлар.
Сүз уңаеннан.
Урыссуда музыка мәктәбе 1965 елда ачыла. 1966 елда биредә ике бүлек эшли - фортепиано классы буенча һәм халык уен кораллары бүлеге (домбра, баян, балалайка). 2002 елда хор бүлеге, 2003 елда фольклор бүлеге, 2009 елда гитара классы ачылды.
2015 елда музыка мәктәбе сәнгать мәктәбе статусын алды һәм яңа бинага «күчте». Өстәмә сәнгать, хореография, тынлы уен кораллары бүлекләре дә ачылды.
2021 елда Урыссу сәнгать мәктәбе тавыш яздыру студиясен төзекләндерүгә Грант отты.
Мәктәптә иҗат коллективлары уңышлы эшләп килә, алар район чараларында актив катнашалар, шуның белән югары дәрәҗәдәге кунаклар алдында район данын яклыйлар.
Урыссу сәнгать мәктәбе каршындагы үрнәк фольклор ансамбле «Сударушка», халык уен кораллары ансамбле «Экспромт» һәм «Мизгел» вокаль ансамбле лаеклы танылу яулады.
Әйтергә кирәк, сәнгать мәктәбе - өстәмә белем бирү мәктәбе, анда һәр тәрбияләнүче белән индивидуаль шөгыльләнәләр. Әйтик, теге яки бу инструментта уйнарга өйрәнүдән тыш, биредә үз-үзеңә ышанычсызлыкны, аудитория һәм тамашачылар алдында куркуны җиңәргә, сәхнәдә үзеңне дөрес тотарга өйрәтәләр. Ягъни, сәнгать мәктәбен тәмамлау турындагы таныклык белән чыгарылыш укучысы коммуникатив күнекмәләр һәм тормыш адаптациясе ала дип ышанып әйтергә була.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/sobytie-urussu-obnovlennaia-skola-iskusstv-raspaxnula-svoi-dveri