Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең мәгълүмати-пропаганда төркеме утырышы.

2025 елның 3 июне, сишәмбе

2 июньдә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең мәгълүмати-пропаганда төркеме утырышы булды.

Башкарма комитет җитәкчесе С.П. Самонина рәислегендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында мәгълүмати-пропаганда эшчәнлеген оештыру, кибердружина эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Утырышта көч структуралары хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Катнашучылар террорчылык идеологиясе, неонацизм идеяләре һәм төрле деструктив хәрәкәтләр, беренче чиратта Интернет челтәрендә таралуга каршы эш оештыру буенча фикер алыштылар. Шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциянең максатлары һәм бурычлары турында профилактик аңлату эшен уздыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр.


 

Балаларга һәм яшүсмерләргә Интернет челтәренең барлык мөмкин булган куркынычлары һәм янаулары, шул исәптән террорчылык оешмаларына вербовкалау буенча актив эшчәнлек булуы турында мәгълүмат бирү бурычы кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International