"Чемпион" өстәл теннисы үзәге эшчәнлеген башлап җибәрә

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Урыссу бистәсенең Кояшлы микрорайонында өстәл теннисы үзәген ачу тантанасы булды.


 

Тантана символикасын - ал тасманы – район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм «Олимп» спорт мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәләев кистеләр. Район башлыгы җыелучыларны социаль әһәмияткә ия тагын бер объект ачылу белән котлап, район халкы арасында физкультура һәм спортны пропагандалауның, сәламәт яшәү рәвешенә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклады. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Хөкүмәте муниципалитетларга акча җибәрә дә.


 

Яңа үзәкнең залында 12 теннис өстәле урнаштырылган, алар артында әлеге спорт төрен яратучылар үзләренең спорт күнекмәләрен сынап карады. Чишенү бүлмәсе, тренерлар бүлмәсе, медкабинет бар... «Чемпион» территориясенә асфальт юл алып бара, автомашиналар кую урыны каралган. Якын киләчәктә яшеллекләр дә утыртылачак. Сүз уңаеннан, үзәк янында тагын бер спорт ноктасы – булачак ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы каралган. Шулай итеп, районның физкультура-спорт базасы үсә һәм көчәя. Ютазы районы спортның күп төрләре буенча иң югары позициядә тора. Ышанасы килә, без физкультура «планкасын» да, гомумән сәламәт яшәү рәвешенә омтылышны да күтәрә алачакбыз. Әгәр буш вакытны «Чемпион» да уздырсаң, мисал өчен.


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sobytie/centr-nastolnogo-tennisa-cempion-v-deistvii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International