Урыссу бистәсендә хуҗалык-көнкүреш канализациясен чистарту эшләре башланды
Бу көннәрдә район үзәгендә канализация челтәрләрен комплекслы ремонтлаучы һәм чистартучы «Параметр плюс» ҖЧҖ махсус техникасы эшләячәк. Предприятие мастеры Денис Крючков билгеләп үткәнчә, алар Татарстан буенча гына түгел, бөтен Россия буенча да эшлиләр.
- Билгеләнгән участокта - Урыссу бистәсендә эш фронты турында сөйләргә иртәрәк әле, - дип ассызыклады Крючков. Бу бер атна, ә бәлки ике айны да алырга мөмкин. Барысы да канализация системасының чүпләнү һәм ләмләнү дәрәҗәсенә бәйле.
Ул арада «Олимп» СОК территориясенә предприятие машиналары керде.
- Эшне бүгеннән башлыйсызмы? - предприятие мастерына сорау бирдем.
- Без төнлә эшләдек инде, - диде ул.
«Урыссу-Водоканал» ҖЧҖнең су агызу участогы башлыгы Камил Сәгыйров бистәдә яшәүчеләрнең игътибарын эшләүче махсус техника шау-шуына аңлап карарга кирәклегенә юнәлтте. Хәер, бу уңайсызлыкларга урыссулыларның берсе дә игътибар итмәс дип уйлыйм. Кирәкле эш. Яңгыр һәм башка канализацияләрне гидродинимик чистарту «көн тәртибеннән» әлеге юнәлештәге күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне алачак бит.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/video/v-poselke-urussu-idet-promyvka-xozbytovoi-kanalizacii