Акбаш авылының игелекле эшләре: мәчеттә ямь һәм чисталык

2025 елның 6 июне, җомга

Акбаш авылында мәчет территориясендә зур өмә узды.


 

Авыл халкы мәчетне генераль җыештыру өчен җыелды. Эшләр зур энтузиазм белән алып барылды: кемдер тәрәзәләрне, кемдер стеналарны һәм ишекләрне юды. Эш кайный, мәчет ул авылның йөрәге бит.


 

Җирлек башлыгы әлеге мөһим эштә катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде:


 

"Акбаш авылы халкына ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз мәчетебезне үзгәртеп кенә калмады, ә рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне никадәр югары бәяләгәнебезне дә күрсәтте. Уңыш сезгә һәрвакыт юлдаш булсын, ә юлда бары тик игелекле һәм ярдәмчел кешеләр генә очрасын. Игелекле гамәлләрегез өчен Ходай Тәгалә сезгә фатихасын бирсен!»


 

Бу өмә Акбаш халкының бердәмлегенең тагын бер үрнәге булды. Мондый инициативалар җәмгыятьне ныгытып кына калмый, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт атмосферасы да тудыра. Оештыручылар мондый чаралар авылда күркәм традициягә әверелер дип өметләнделәр.


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/dobrye-dela-akbasa-uiut-i-cistota-v-meceti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International