Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Спорт һәм сәламәтлек өчен» дигән чара үткәрделәр.
Үз киләчәгеңә иң яхшы капитал салуларның берсе - ул яхшы физик формада тору. Яшь барган саен безнең организм көчсезләнә бара, әмма спорт белән даими шөгыльләнү сәламәтлекне, күтәренке рухны һәм энергияне сакларга ярдәм итә. Физик активлыкның файдасы ачык: ул иммунитетны ныгыта, кәефне яхшырта, стрессны киметә һәм озын гомерлелекнең нигезе булып тора.
Бүген коллектив саф һавада спорт уеннарында бик теләп катнашты. Катнашучылар күңелле эстафеталарда, волейбол һәм бадминтон уйнадылар, шулай ук җитезлек һәм чыдамлык күнегүләре ясадылар. Чара дустанә атмосферада узды, һәркемгә күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Мондый шөгыльләр сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә кешеләрне берләштерә, актив һәм гармонияле яшәү рәвеше алып бару өчен шартлар тудыра. Без барлык авыл халкын безнең чараларга кушылырга һәм спортны көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлеше итәргә чакырабыз!
Сәламәт, актив һәм бәхетле булыгыз!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/zdorovyi-obraz-zizni/rabotniki-selskogo-doma-kultury-o-zdorove